25 гыйнвар көнне 1 нче мәктәпнең 7 Г сыйныф укучылары «Чиста подъезд» акциясе үткәрделәр. Акциянең максаты: шәһәр халкының үз подъездларында чисталыкка җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү. Шәһәрдә подъездларны чистарту белән шөгыльләнүче хезмәтләр бар. Тик, кызганычка каршы, күп нәрсә алардан гына тормый. Беренче чиратта, җәмәгать куллану урыннарында чүп-чар булу – бу халыкның үз тырышлыгы нәтиҗәсе. Яшь буынны иҗтимагый әһәмиятле проблемаларны үз көчләре белән хәл итүгә җәлеп итү максатыннан әлеге акция үткәрелде. Укучылар чисталык турында листовкалар әзерләделәр, подъездда яшәүчеләргә әлеге үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр. Чараны укытучылар Смирнова Г.Р. һәм Садыйкова А.Н. оештырдылар һәм үткәрделәр.