24 гыйнварда 1 нче урта мәктәпнең «Максимум" укучылар үзидарәсе әгъзалары «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен «Йөзгә бер» дигән уен үткәрделәр. Икенче ел рәттән «Максимум» укучылар үзидарәсе “Кече эшләр теориясе" проектын тормышка ашыра. Әлеге проект кысаларында мәктәп укучылары пенсионерлар, мөмкинлекләре чикле балалар һәм социаль куркыныч хәлдә булган балалар өчен акцияләр һәм чаралар үткәрәләр. Балалар «Йөзгә бер» дигән уен әзерләп, үткәрделәр. Нәтиҗәләр буенча катнашучыларга истәлекле сертификатлар тапшырылды. 3 Б сыйныф укучысы Ш.Шәймәрданов чыгышы катнашучылар өчен күңелле сюрприз булды. Шамил «Әбием минем" җырын башкарды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре һәм чарада катнашучылар балаларга рәхмәт белдерделәр, киләчәктә дә хезмәттәшлек итүгә өмет белдерделәр.