Бәзәкә китапханәсендә нәниләр өчен “Укы әле” акциясе

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

29 январь көнне Бәзәкә китапханәсенә “Укы әле” акциясе кысаларында тәрбиячеләре Л.Гилязова һәм Д.Закирова белән  “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүче нәниләр килделәр.

Китапханәче Ф.Башарова аларны кыш фасылына  багышланган әдәбият белән таныштырды; кар, буран ничек хасил булуы турында сөйләде һәм хикәяләрдән өзекләр, шигырьләр тыңларга тәкъдим итте. Кечкенәләр үзләре дә табигать фәне буенча белемле булуларын күрсәттеләр, куелган сорауларга бердәм дөрес җавап бирделәр. Соңыннан нәниләр китаплар, журналлар белән таныштылар һәм үзләренә ошаганнарын бергәләп уку өчен яздырып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International