Студентлар Академиясе

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

26 нчы  гыйнвар көнне 3 нче урта мәктәптә "Студентлар Академиясе» проекты кысаларында «Балалар университеты» ачылу  тантанасы булды. Чара башланганчы Казан федераль  университетының  Чаллы институты укытучылары һәм студентлары фәнни интерактив мәйданчыклар (3Д-күзлек, 3Д-принтер, робототехника) оештырдылар, анда 7-9 сыйныф укучыларына заманча фәнни технологияләрне өйрәнергә, сынап карарга, шулай ук конфедератларда һәм мантияләрдә фотога төшәргә мөмкинлек бирелде.  Ачылу тантанасында катнашучыларны Менделеев муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләсйсән Камил кызы  Галиева , техник фәннәр докторы, профессор Мәхмүт Мәсхут  улы Ганиев  һәм мәктәп директоры  Евгений Александрович Ямщиков  сәламләде. Җавап итеп, укучылар теләкләр теләп самолетларны өскә очырдылар. Шунда ук «яңа укучы студентлар» өчен «Файдалы һәм  куркынычсыз интернет дәресләре " дигән беренче шөгыль узды , “Интернеттан куркынычсыз файдалану кагыйдәләре»дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International