Батырлык дәресе

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

18 гыйнвар көнне авыл китапханәсе мөдире Насибуллина Л.А. Ленинград блокадасын өзүгә багышланган “Память мужества – это свято” дип исемләнгән чара уздырды.

   Чара дәвамында 5-9 сыйныф укучылары шәһәрнең блокада тарихы белән таныштылар, шәһәрне Олы Җир белән тоташтыручы юлга багышланган “Тормыш юлы” исемле документаль фильм карадылар. Ленинградлыларның ачы язмышлары белән таныштылар.

    Өлкәннәр белән беррәттән, сугышның бар авырлыгын үзләренең җилкәләрендә күтәргән балалар язмышы аяныч. Сугыш беткәнгә күпме генә еллар узса да, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын халык хәтереннән юып алырлык көч юк. Бүгенге Санкт-Петербург – иң матур шәһәрләрнең берсе, ләкин дәһшәтле тарихлы шәһәр. Моны онытырга мөмкин түгел...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International