Менделеевск әфганчылары укучылар белән очрашты. С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда үзәк һәм балалар китапханәләре хезмәткәрләре Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгына багышланган чара үткәрделәр. Анда сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы әфганчылар, сугышчы-интернационалистлар, укучылар җыелды. Кунаклар – Сергей Поспелов, Валерий Орлов, Сергей Камашев, Павел Анисимов һәм Сергей Зырянов балаларга әфган вакыйгалары турында сөйләделәр, хәрби хезмәттә булган хатирәләре белән уртаклаштылар. Укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр.