Эчке эшләр бүлеге залында шәхси составның узган елга оператив-служба эшчәнлегенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча киңәшмәсе булды. Аның эшендә ЭЭМ ТР буенча министр урынбасары полиция генерал-майоры Рафаиль Гыйльманов, район башлыгы Валерий Чершинцев, прокурор урынбасары Гүзәл Хәбибуллина, район суды рәисе Ирек Нәбиев, 10 нчы холык төзәтү колониясе, хәрби комиссариат, суд приставлары службасы, Тикшерү комитеты вәкилләре, җәмәгатьчелек катнашты. Башкарылган эш турында отчет белән полиция начальнигы Рәфкат Шәмгунов чыгыш ясады. – 2018 елда барлыгы 321 җинаять теркәлде, бу алдагы ел белән чагыштырганда 41гә ким. Россия ЭЭМ район бүлеге республика бүлекләре рейтингында 14 урында, – дип билгеләде Рәфкат Шамилевич. – Уңай тенденцияләр булуга карамастан, полицейскийлар эшчәнлегендәге кайбер юнәлешләр тәнкыйтьләнде, күрсәткечләрнең кимү сәбәпләре һәм шартлары тикшерелде. – Районда узган елдагы оператив хәл белән тәэмин итү буенча бурычларны Менделеевски полицейскийлары грамоталы һәм һөнәри башкардылар, – дип бәяләде эчке эшләр бүлеге эшчәнлеген район башлыгы Валерий Чершинцев. – Бу уңайдан полиция Бүлеге җитәкчеләре Айбулат Юнысов һәм Рәфкат Шәмгуновларны билгеләп үтәсе килә, алар куелган бурычларны һәм максатларны үтәү өчен шәхси составны туплый алдылар. Чара дәвамында Россия ЭЭМ район бүлеге начальнигы тәкъдим ителде. ТР буенча эчке эшләр министры фәрманы нигезендә әлеге вазифага элек ТР буенча ЭЭМ инспекциясенең баш
инспекторы булып эшләгән полиция подполковнигы Иван Егоров билгеләнде. Иван Владимирович менделеевлыларга һәм шәхси составка яхшы таныш. Милиция карьерасын ул 2006 елның маенда Менделеевск эчке эшләр бүлегендә башлый, дүрт елдан соң участок бүлекчәләре начальнигы урынбасары итеп билгеләнә, 2014 елда эчке эшләр бүлеге штабын җитәкли. Киңәшмәгә йомгак ясап, Валерий Сергеевич шәхси состав киләчәктә дә куркынычсызлык һәм җәмәгать тәртибен саклар дигән ышаныч белдерде, яңа җитәкчегә халык белән эшләүдә уңышлар теләде. – Булдырылган темпларны киметмәскә киңәш итәм, шул ук вакытта балигъ булмаганнар белән эшләү, ришвәтчелеккә, экстремистлыкка һәм террорчылыкка каршы тору линияләре буенча эшчәнлекне көчәйтергә кирәк, – дип ассызыклады район башлыгы. – Бүлекнең шәхси составы уңышы – бу барлык структураларның һәм хокук саклау органнарының үзара йогынтысы, бердәм эшләве нәтиҗәсе