“МН” тавыш бирүне оештырды

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Шәһәрдә булган үзгәрешләрнең кайсылары менделеевлыларга ошаганын белү максатыннан, “Менделеевские новости” mendeleevskyi.ru сайтында тавыш бирүне башлады. Социаль челтәрдә #10yearschallenge (10 ел элек) флешмобы дәвам итә. Кешеләр анда ун ел аерма белән үзләренең фотоларын урнаштыралар. Вконтактедагы “319 әңгәмәсе” төркеме җитәкчеләре моношәһәрләр арасында ни өчен әле мондый флешмоб оештырмаска, дигән фикергә килделәр. “Менделеевские новости” әлеге идеяны яклап, шәһәрдәге нинди үзгәрешләр менделеевлыларга ошавын белү өчен, mendeleevskyi.ru сайтында тавыш бирүне башлады. Тавыш бирү 21 гыйнварда башланды һәм 4 февральгә кадәр дәвам итәчәк (15 сәгатькә кадәр). Җиңүче ( әлеге объект нинди учреждение яисә оешмада булган) “До/после” рәсемендәге киндердә “Calibri “ оператив полиграфиясеннән мөхер алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International