Статистика күрсәтүенчә, кәрәзле телефон ияләренең биш проценты диярлек мобиль мошенник корбаны булалар. Соңгы вакытта полицейскийлар менделеевлыларның игътибарын мошенниклык очраклары булу ихтималы турында даими кисәтеп торсалар да әлеге мәсьәлә актуаль булып кала бирә. Интернетта товар сатып алу-сату белән бәйле җинаятьләр еш очрый, нигездә, “Авито” яисә “Юла” сайтларында. Бу мошенниклыкның алымнары даими алышынып торуга бәйле, ә аферистлар кулланган номерлар еш кына урланган була. Шуның өчен мошенникның кем булуын ачыклау һәм аны җаваплылыкка тарту авыррак. Узган атнада Эчке эшләр бүлегенә 46 яшьлек шәһәрле гариза белән мөрәҗәгать итте. 20дән 22 сәгатькә кадәр бер кеше аның фикерләрен чуалтып, дүрт абонент номерын кулланып, 52 мең акчасын кулга төшергән.