Мәгълүматның дөреслеген белү өчен үзегезнең фикерләү генә җитмәсә, якыннарыгызны да җәлеп итегез. Мондый сәер телефон шалтыратулары булганда, полициягә хәбәр итегез. Интернет аша товар сатканда яисә сатып алганда банк картасына бәйсез булган телефон номерын күрсәтегез. Сатып алучыларга үзегезнең банк картасы мәгълүматларын әйтмәгез ( номер, иясенең мәгълүматларын, яклаучы кодны) Билгесез счётларга яисә абонент номерларына акча күчермәгез. Җинаятьче гамәлләреннән зыян күргәндә кичекмәстән полициягә хәбәр итегез. Бу турыда хокук саклау хезмәткәрләре ни кадәр тизрәк хәбәрдар булса, җинаятьнең тизрәк ачылу мөмкинлеге бар. Аңлатма Василий Симков, Эчке эшләр бүлеге начальнигы – Мошенниклар корбаны булмас өчен башны эшләтү зарур. Телефон аша сөйләшкәндә ул кешене чынлап та сатып алучы булуын белгән очракта гына тиешле гамәлләр кылырга кирәк. Чын сатып алырга теләүче бернинди хәйлә дә кормый.