Ызгышның ахыры күңелсез тәмамлана

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сентябрь кичендә менделеевск фатирларының берсендә фаҗига булды. Шешәдәш хәтерсез Җинаять эше болайрак булды – үз фатирында салмыш хәлдә булган 38 яшьлек шәһәрле, чираттагы рюмкадан соң чыккан ызгыш барышында пычак алып исерек танышының эченә кадый. Кулына салкын корал алырга нәрсә этәргеч бирү сәбәбен, элек хөкем ителмәгән М.Исдова хәтеренә төшерә һәм тикшерү барышында аңлата алмады. Яра корсак турысыннан бавырның уң ягын да җәрәхтли. Эксперт нәтиҗәсе буенча, зыян күрүче Ю.Клементьевның сәламәтлегенә авыр зыян салына. Ул да шулай ук ызгыш чыгуның сәбәбен аңлата алмады – әлеге парлар кызмача булалар. Соңгы вакытта хатын-кызлар ешрак җинаять эшләре фигурантлары булып саналалар. Өстәвенә, җинаятьчелек сизелерлек яшәрде, ә хатын-кызлар исә җәза йомшаграк булыр дип ышаналар. Әлеге очракта Исдова үзенең икенче төркем инвалидлык булуы ярдәм итәр дип уйлый. Ләкин ирекләрендә калып, алар кабат законны бозалар, ә корбан пычактан күпсанлы яралар ала, шуларның берсе үлемгә китерә. ТР атказанган юристы Лидия Коровинаның суд практикасында мондый мисалларны санап бетерерлек түгел. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска Лидия Коровина рәислегендә узган ел ахырында булган суд шәһәрленең хокукка каршы гамәлләрен РФ җинаять кодексының “з” п. 2 өлеше 111 маддәсе буенча квалификацияләде – зыян күрүченең тормышына куркыныч булган, сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян салу. Җәза төре һәм размеры мәсьәләсен хәл иткәндә суд җинаятьнең характерын һәм иҗтимагый куркынычлык дәрәҗәсен, аны кылуның хәлләрен һәм гаепленең шәхесен исәпкә алды. Әлеге очракта кирәгеннән тыш ярсу һәм пычак куллануга китерүче алкоголь кулланган хәлдә булуы исәпкә алынды. Суд боларның барысын да, шулай ук М.Исдованың төзәлергә мөмкинлеген исәпкә алып, өстәмә рәвештә ирегеннән мәхрүм итмичә, шартлы рәвештә җәза куллану мөмкин дип санады. Шуңа күрә суд гаепләнүчегә дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү, шундый ук сынау вакыты белән хөкем карарын чыгарды. Шулай итеп, аңа төзәлү юлына басу мөмкинлеге бирелде. Фигурантларның фамилияләре үзгәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International