Бәйрәмгә шәһәребез халкы, Алабугадан, Тихоново, Яңабирде, Монаш, Кокшан авылларыннан, Грах районы Байтуганнан җыелдылар. Удмуртиянең башкаласы Ижевскийдан Марина Галичанина, Влад Андреев, Владимир Вахрушев һәм Элькуновидение-2018 җиңүчесе Артемий Гаврилов бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булдылар. Артистларның тере тавышка җырлар башкарулары, биюләр һәм бәйгеләр белән кичә күңелле узды. Кыш Бабайның бүләкләр белән чыгуы һәркемнең күңеленә хуш килде. Кунаклар удмурт телендә җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук киенгән-ясанганнар чыгышы бәйрәмнең бизәге булды. Александр Кузнецов һәм Влад Андреевның гармунга кушылып җырлауларына тамашачы биергә чыкты. Җыелганнарны мәдәният идарәсе начальнигы Екатерина Шиһапова һәм Халыклар дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова котладылар.