Илһам Шакиров вафат

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанның халык җырчысы Илһам Шакиров вафат булган. Бу хакта "Татар-информ"ның үз чыганаклары хәбәр итте. Татар халкының легендар җырчысы Илһам Шакиров озакка сузылган көчле авырудан соң 84 яшендә бүген 16.00 сәгатьтә вафат булды. Татарстан һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International