“Чулман арт-2018”

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

“Россия рәссамнар Союзы” Бөтенроссия иҗтимагый иҗат оешмасының Яр Чаллы бүлекчәсе “Энергетик” мәдәният сараенда Кама аръягы регионы рәссамнарының «Чулман арт - 2018» күргәзмәсен оештырды. Анда Яр Чаллы, Алабуга, Зәй, Менделеевск һәм Можга шәһәрләреннән рәссамнар катнашты. Күргәзмәдә 53 рәссамның 83 картинасы тәкъдим ителде. «Энергетик» мәдәният сарае фойесы һәм күргәзмә залларын төрле жанрдагы һәм техникадагы картиналар бизәде. Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары Ольга һәм Николай Фадеевлар, Надежда Сувернева картиналары үзенчәлекле булуы белән килүчеләрне үзенә җәлеп итте. Күргәзмә белән гыйнвар ахырына кадәр танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International