Китапханә хуҗасы

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Утыз ел инде, 1988 елның октябреннән, Тихоново авыл китапханәсен Надежда Медведева җитәкли. Үз эшенең остасы, иҗади шәхес, изге күңелле кеше – аны Тихоново халкы шундый дип белә. Үз укучыларын ул һәрвакыт якты йөз белән, елмаеп каршы ала, нинди китап укырга кирәклеге турында төпле киңәшен бирә.Китапханәдә тематик чаралар, әдәби дәресләр, конкурслар, «Тойминский» җәнлек совхозы ветераннары белән очрашулар, бәйрәмнәр һәм чәй эчүләр оештырыла. Биредә Надежда Степановна тырышлыгы белән авыл көнкүрешен тасвирлаучы “Рус өе” музее булдырылган, торак пунктның тарихы буенча язмалар тупланган. Бүгенге көндә музейда 300дән артык экспонат бар. Анда балалар да, өлкәннәр дә теләп йөриләр. Экскурсиягә Менделеевски халкы да еш килә – “Өмет яры” социаль яклау үзгенең тернәкләндерү бүлекчәсендә ял итүчеләр. Яхшы хуҗабикә буларак, Надежда Медведева, аларны татлы камыр ризыклары белән сыйларга ярата. Өлкән каитап укучылар янына Н. Медведева үзе бара, китаплар һәм яңа журналлар алып килә, укырга яратучылар өчен шәһәрнең үзәк китапханәсеннән китаплар

алып кайта. Тихоновода Л.Тощевекова и Г.Михайлов өченче ел яшиләр. Алар авыл китапханәсенә еш баралар һәм Надежда Степанова турында болай диләр: «Укучыларга ачык йөзле, игътибарлы. Андый кешеләр күп булсын иде. Агымдагы елның җәендә Надежда Степановна 60 яшьлек юбилен билгеләде. Тихоноволылар исеменнән аны истәлекле көне белән котлыйбыз”. Надежда Степановна Медведева ярдәме белән Тихоново китапханәсе авылның мәдәни һәм төбәкне өйрәнү үзәге булып тора. Киң күңелле, ягымлы булуы белән ул һәркемдә укуга мәхәббәт тәрбияли, яшь буынны китап укырга җәлеп итә. Н.Харитонова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International