1000 тонна -чик түгел

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы территориясендә яңа җитештерү ачылды. Районда бораулау эремәләре өчен майлау өстәмәләре җитештерәчәкләр. Яшь кампания экологик чиста продукт чыгару белән шөгыльләнә. Эш барышы белән район башлыгы Валенрий Чершинцев танышты. Инвестор Вәгыйс Ханбиков планында лаборатория ачу, аны җитештерү мәйданчыгына якын урнаштыру күздә тотыла. Бу әзер продукциянең эчке анализларын оператив үткәрү, шулай ук заводка кертелгән чималның сыйфатын контрольдә тоту мөмкинлеген бирәчәк. Моннан тыш яшь предприятие нефть һәм газ скважиналары төзелеше өчен химик реагентлар куюга махсуслаштырылачак. Күләме беренче технологик урнаштыруда елына 1000 тоннага җитәр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International