23 февральдә булачак Ватанны саклаучылар көне быел шимбәгә туры килә. Март бәйрәмнәрендә татарстанлылар дүрт көн ял итәчәк. 8 марттан 10 мартка кадәр ял көннәре булачак. Бу турыда Россия Хезмәте министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте. 23 февральдә булачак Ватанны саклаучылар көне быел шимбәгә туры килә. Бу ял көне 10 майга күчерелә. Россия халкы Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан 1 майдан 5 майга кадәр ял итәчәк. Җиңү көне уңаеннан 9 майдан 12 майга кадәр яллар була. Быелның беренче эш атнасы өч көн генә була һәм 9 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр дәвам итә.