Узып баручы ел ахыры илдә һәм җәмгыятьтә резонанс тудырырлык вакыйгалар белән билгеләнде, террорчылык белән янау, экстремистлык күренешләре турында җитди уйланырга мәҗбүриләде. Прокуратура хезмәткәрләре һәм башка хокук саклау органнары Россия ЭЭМ территориаль Бүлеге, ГО һәм гадәттән тыш эшләр буенча министрлык белән берлектә “ТР территориясендә янгынга каршы аерым режим урнаштыру турында” ТР Министрлар кабинеты карарын, шулай ук мөһим һәм потенциаль куркыныч предприятиеләрдә куркынычсызлык һәм террорчылыкка каршы, тормышны тәэмин итү объектлары, кешеләрнең массакүләм җыелган урыннарын яклауны көчәйтүне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чараларны кабул иттеләр. Районның террорчылыкка каршы комиссиясе оператив төркемнәр белән утырыш үткәрде, анда терактларны кисәтү мәсьәләләре каралды. Шулай ук гадәттән тыш хәлләр булган очракта гражданнарга нәрсә эшләргә кирәклеген аңлату, уяу булу һәм мәгълүмати-пропагандалау чараларының һәм массакүләм матбугат чараларында язмалар бастыру мөһимлеге турында әйтелде. Менделеевлыларның уяулыгы – хокук саклаучылар өчен саллы ярдәм. Безнең һәрберебез экстремизм белән көрәштә ярдәм итә ала. Уяулык бервакытта да артык булмаячак. Әгәр дә сайтта экстремистлык билгеләре белән язмалар турында сөйлисегез килсә, аны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы ярдәме яисә “Халык контроле” мобиль кушымтасы белән “Халык контроле” системасында калдыра аласыз (uslugi.tatarstan.ru). Моннан тыш шикле ресурска сылтама яисә басма матбугатның исемен язарга мөмкин. Әгәр дә сез шикле әйбер очратсагыз яисә өйгә тартмалар ташучы шикле сәер кешеләр тап булса, битараф калмагыз. Шикле тоелган бөтен нәрсә турында да 112 бердәм диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин. Анонимлык шартларында алынган мәгълүмат тиешле оператив службаларга бирелә.