Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин безнең районда дәүләт телләре турындагы ТР законнарын гамәлгә ашыру турында сөйләде. – Юл күрсәткечләрен һәм билгеләрен рәсмиләштергәндә һәм урнаштырганда, адреслы атрибутикада, визуаль мәгълүматларда кануннарны бозу кисәтүгә яисә вазифаи затларга административ штраф салуга китерә (биш йөздән бер мең сумга кадәр). Штраф санкцияләре булмасын өчен һәр җитәкчегә үз коллективында әлеге мәсьәлә өстендә эшләргә, барлык визуаль билгеләрне рус һәм татар телләрендә күрсәтергә кирәк, – дип билгеләде А.Сәфәргалин. Дәүләт телләре буенча программа нигезендә регионда тиешле штрафлар салу белән закон бозуны ачыклау максатыннан күчмә тикшерүләр үткәреләчәк. Күңелсез очракларны булдырмау максатыннан адреслы һәм башка визуаль атрибутиканы тәртипкә китерү өчен башкарма комитет барлык предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар җитәкчеләренә тәкъдимнәр белән хатлар юллады . 2018 елда ике телдә йортлар, учреждениеләр исемнәре белән 100дән артык күрсәткеч урнаштырылды. Халыкны мәгълүматлаштыру буенча эш дәвам итә. Киләсе елга норматив документларны татар теленә тәрҗемә итү планлаштырыла.