Сугышчан рух

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

“Сатори” спорт клубында тәрбияләнүчеләр ( 8-9 яшьлек малайлар) СССР армиясе Герое генерал Василий Маргеловка багышланган кул сугышы буенча ТР ДОСААФ Ачык Шәхси Беренчелегендә катнаштылар. Ярышлар Яр Чаллыда узды, армия кул сугышын үстерү буенча катнашучыларның саны Татарстан һәм Удмуртиядән 100дән артык кеше булды. “Сатори” үсмерләр һәм яшьләр клубында тәрбияләнүчеләрнең ярыш нәтиҗәләре: беренче урынны Глеб Акинин яулады, авырлыгы 36 кг.дан артык. Икенче урынны Ринас Гыйләҗев алды, авырлыгы 27 кг. Өченче урынга Богдан Азин лаек булды, авырлыгы 33 кг.га кадәр. Спортчыларның тренерлары Алексей Жуйков һәм Лилия Богатова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International