Иң зур бәхет

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Редакциягә үзенең проблемасы турында сөйләргә күп балалы әни Мария Булатова килде һәм аны хакимияттә оператив хәл иттеләр. – Төнлә безнең йортта газ казаны эшләмәс булды. Тормыш иптәшем Ринат газчыга шалтыратты, ул ватылуның җитди булуын билгеләде – электрон платасы “очкан”. Аны

эзли башладым, якын-тирә шәһәрләрдә дә табылмады, заказ буенча өч атна көтәргә кирәк иде. Салкын була башлаган өйдә сигез бала, иң кечесенә өч яшь, икесе студент. Иртә белән үк хакимияткә гариза белән йөгердем. Башкарма комитетта минем проблеманы җитәкче В.Фролов игътибар белән тыңлады һәм котёл юнәтүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Шул ук көнне мастерлар килде һәм алып килгән газ котёлын куйдылар һәм болай дип әйтеләр: “Сезнең балаларга район башлыгыннан яңа ел бүләге”. Балалар өйдә пальтосыз һәм башлыксыз йоклап булуына, кабат җылы булуына шатландылар. Безнең проблеманы чишүдә катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез, кышын йортыбызны җылыга төргәннәре өчен. Күп балалы гаиләләрне яклаулары, игътибар күрсәтүләре өчен рәхмәтебез чиксез. Киләсе Яңа ел белән! Йортларыгызда җылылык һәм гаиләләрегездә иминлек хөкем сөрсен, балаларның шат тавышлары яңгырасын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International