Концерт программасы

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Песәй авылы үзешчәннәре Тат.Тәкәш авылына концерт программасы белән барып, авыл халкын күңелле ял иттерделәр. Песәйлеләр әлеге авыл клубын бигрәк үз итеп, яратып киләләр. Кечкенә генә авыл булуга карамастан,зал халык белән тулы иде. Алар һәр музыкаль күчтәнәчне, кызыклы скетчларны, биюләрне бик җылы кабул иттеләр. Моның шулай икәнлеген озакка сузылган алкышлар раслады. Мәдәният хезмәткәрләре Рафаэль Кабиров, Фирдәвес Рәхмәтуллина оештырган концертка Тат. Тәкәш авылының клуб мөдире Айгөл Мусина тарафыннан, авыл халкы исеменнән югары бәя бирелде. Иске Яңа елга моннан да яхшы бүләк булмавын залдагыларның күз карашларыннан аңларга була иде. Ә без исә, үз чиратыбызда, шундый җылы каршы алганнары, кунакчыл булуларына рәхмәт белдереп, кешеләргә матур кич бүләк итә алуыбызга горурланып, ниндидер рухи канәгатьлек кичердек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International