«Утлы әтәч» йокымсырамый…

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

86 һәм 79 нчы янгыннан саклау часте хезмәткәрләре өчен чираттагы кизү тору мәшәкатьле булды. Кичен«01» пультына Яңа Кокшанда пенсионерларның йорт хуҗалыгында янгын чыгуы турында хәбәр алынды. Посёлокка килүче янгын сүндерүчеләр кешеләрнең ялкын телләре үрмәләүгә ничек итеп каршылык күрсәтүен күрделәр. Янгын белән көрәшүчеләр утны тиз сүндерделәр, ләкин

сарайны саклап кала алмадылар, шулай ук торак йортның каймасы бераз янды. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Янгын күзәтчелеге бүлеге күзәтүчесе Фёдор Галанин, ут чыгуның сәбәбе ачыклануын, йорт хуҗасының милке иминиятләштерелгәнлеген билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International