«Читләтеп узмагыз»

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Икенчел чималның экологик нәтиҗәлеге» активистлары «Читләтеп узмагыз» бәйгесен оештыра . Шәһәрлеләр чүп-чарны аерым җыюда катнаша һәм иң актив җыючыны билгели ала. Проектта катнашучылар чүп-чарны (кәгазь, пластик, пыяла) аерым җыярга тиешләр, аны туплап 26 гыйнварда 13:00тән 15:00 сәгатькә кадәр Татарстан,5 адресы буенча үлчәргә алып килү зарур. Нәтиҗәләр буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Оештыручыларның берсе булган Сергей Балтаев сүзләренчә, чүп-чарга икенчел сулыш өреп шәһәрлеләр игелек эшлиләр – икенчел чималны сатудан алынган средстволарның 50 % хәйриячелеккә тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International