Балык кап

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

3 февральдә Яр Чаллы янындагы Подборное күлендә «Февраль мормышкасы-2019” үткәрелә. Ярышлар команда һәм шәхси зачётларда оештырыла. Анда 18 яше тулган балыкчылар, 3 нче спорт разрядыннан зур булмаган спортчылар һәм республиканың балыкчы-спортчылар җәмгыяте әгъзалары, клублар һәм оешмалар вәкилләре катнаша алалар. Безнең як сулыкларында алабуга, шыртлака, чабак, корбан балыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International