Илһам Шакиров

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Илһам Шакиров – күпмилләтле Татарстан мәдәниятендә югары урын алып тора һәм аны югалту ачысын без ахырына кадәр аңлап та бетерә алмыйбыз. Илһам Шакиров күп балалы гаиләдә туып үсә, алты бала арасында иң кечесе була. 1937 елда әтисен халык дошманы дип кулга алалар. Мәктәпне тәмамлагач физика һәм математика буенча

яхшы белемле булуы аны Алабуга педагогика института китерә. Биредә ул минем әтием Егор Уткин белән таныша. Алар бергәләп институтка укырга керергә әзерләнәләр. Әтине югары уку йортына кабул итәләр, әмма Илһам Шакировны халык дошманы баласы буларак алмыйлар. Аннан соң алар Казанда бер генә мәртәбә очрашмыйлар, әтием Егор Васильевич анда язучылар Союзының иҗади семинарына еш бара. Әнием Зоя Ивановна истәлекләре буенча, чираттагы очрашу Илһам Шакиров Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе солисты булып эшләгәндә һәм аның концертлар белән республика буенча йөргән вакытларына туры килә. Шулай гастрольләрдә йөргәндә артист Менделеевскига туктала. Әти И.Шакировны кунакка чакыра. Әни өстәлгә ризыклар әзерләгән арада әтием Егор Васильевич Илһам Гыйльметдиновичка шигырьләрен күрсәтә, арытаба алар аның җыентыгына кертелә. 2007 елда без әтинең тууына 75 ел тулуга багышланган иҗат кичәсенә әзерләндек. Казанда филармония янында Илһам Шакиров белән очраштык. Мин аңа юбилей чаралары турында кыскача сөйләдем һәм кичәдә катнашуын үтендем. Аның җавабы мине гаҗәпләндерде: «Улым, мин әтиеңне яхшы беләм һәм концертта һичшиксез катнашачакмын, афишасын әзерлә һәм катнашучылар арасына минем фамилиямне дә яз». Илһам Шакиров белән сөйләшүдән соң мин кәефем күтәрелеп кичәгә тагын да яхшырак әзерләнә башладым. Ләкин, кызганычка каршы, чара буласы көн алдыннан миңа шагыйрь Григорий Родионов (Гәрәй Рәхим) шалтыратып И.Шакировның авырып китүен һәм катнаша алмаячагын әйтте. Илһам Шакиров республиканың музыкаль сәнгатенә зур өлеш кертте. Ул халык җырларына икенче сулыш өрде, җырчы башкаруында алар музыкаль мәдәниятнең гүзәл әсәренә әверелделәр. Һәм бүгенге көндә мондый вокал башкару осталыгына кем генә ия була алыр икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International