Без менделеевск транспорт йөртүчесе Александр Ямщиковтан 18 гыйнварда Яр Чаллы-Менделеевск юлында авариягә юлыгуы турында хат алдык. – Мин Чаллыдан Менделеевскига кайта идем. Шәһәргә якынлашканда автоюлның 13 чакрымында руль белән идарә итә алмадым һәм машина юл читенә чыгып йөзтүбән капланды. Эчке эшләр бүлегенә шалтыратып ярдәм итүләрен үтендем. Тиздән “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет идарәсе контроле хезмәткәрләре белән махсус машина килеп туктады. Бәхеткә, бу вакытта чаллы экипажы автомашинасының юлда вакыты туры килде, көчле егетләр шунда ук минем транспортны бастырып та куйдылар. Ләкин бу мизгелдә аларның автомобиленә башка машина килеп бәрелде, аның шоферы да руль белән идарә итә алмады, күрәсең. Кышкы юлда игелекле кешеләрнең ярдәме кирәк булган вакытлар еш булырга мөмкин. Мин юл хәрәкәте куркынычсызлыгы хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтемне белдерәм, аларга сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, имин юллар телим.