Батырлык дәресе

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Абалач авыл китапханәсе мөдире Лариса Насибуллина Ленинград блокадасын өзүгә багышланган батырлык дәресе үткәрде. Чара дәвамында 5-9 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы елларында шәһәрнең фашистлар чолганышында калу тарихы белән таныштылар. Әлеге шәһәрне Олы Җир белән тоташтыруга багышланган “Тормыш юлы” исемле документаль фильм карадылар. Ленинградлыларның ачы язмышлары турында күп мәгълүмат белделәр. – Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Ул совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын күрсәтте, – дип белдерде Лариса Анатольевна. – Ул чорда өлкәннәр белән беррәттән, сугышның бар авырлыгын үзләренең җилкәләрендә күтәргән балалар язмышы аяныч. Сугыш тәмамланганга күпме генә еллар узса да, андагы вакыйгаларны халык хәтереннән юып алырлык көч юк. Бүгенге Санкт-Петербург – иң матур калаларның берсе, ләкин дәһшәтле тарихлы шәһәр. Моны онытырга мөмкин түгел...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International