Менделеевскида С. Гассар исемендәге мәдәният сараеның Әшрәф Ахунов исемендәге театры актив иҗат эшчәнлеге алып бара һәм һәрдаим камилләштерелә. Катнашучылар театр эшчәнлеге аша актёрлык осталыгына өйрәнәләр, сәхнә осталыгын үстерәләр, образлар аша тирә-юньдәге дөнья белән танышалар. Коллектив иҗат тормышында кайнап яши. Бүгенге көндә театрда биштән алтмыш яшькә кадәрге 60 тан артык кеше исәпләнә. Артистлар сәхнәләштергән “Ленинградтан хат”, “Без киләчәктән” спектакльләре, “Пиратлар Кыш Бабайда кунакта”, “Алиса могҗизалар илендә” театрләштерелгән куелышлар һәм башкалар тамашачы күңелендә хуплау тапты. Ахунов исемендәге театрны энергияле һәм сәләтле белгеч Гөлназ Стрелкова җитәкли. – 2019 елның Россидә Театр елы булуы шатлыклы күренеш. Бу без, театраллар өчен яхшы хәбәр. Иҗат сезоны узган җәйдә актив булды. Анимацион программалар, театрләштерелгән тамашалар бихисап куелды. «Алиса могҗизалар илендә» өстендә күп эшләнде. Безнең кызыклы фикерләр һәм планнарыбыз күп, аларны агымдагы елда гамәлгә ашырачакбыз, – дип фикерләре белән уртаклашты режиссёр-куючы Гөлназ Фоатовна. Театр “Шаян”, “Кристалл” ансамбльләре, “Ля-ля-фа” вокал студиясе белән актив хезмәттәшлек итә. Репертуарда музыкаль спектакльләр аз түгел. Аларны куюда режиссёр-хореограф Ләйсән Латыйпова, вокал буенча режиссёр Марина Комарова ярдәм итәләр. Семён Герега һәм Андрей Харитонов югары тавыш сыйфатын һәм яхшы акустика тәэмин итәләр.