Ватанга хезмәт итү

2019 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Контракт буенча хезмәт итүнең топ-5 сәбәбе 2019 елда контракт буенча хәрби хезмәткә ир-атларны кабул итү дәвам итә. Контракт хезмәте турында без район хәрби комиссары Сергей Залуженко белән сөйләштек. Шундый һөнәр бар... Россиядә хәрби хезмәт абруйлылардан санала: формалы кешеләрне элек-электән хөрмәтләгәннәр, алар белән сокланганнар һәм горурланганнар. Армия – илебезне саклауның көчле инструменты гына түгел. Бу кыюлык мәктәбе, кешенең куркуын җиңүе һәм яңа сыйфатлары

ачылуы. Гадәти булмаган шартларны үтәү һәркемгә дә җиңел бирелми. Аның асылы да шунда. Кеше теләсә нинди хәлләрдән дә чыга белергә тиеш. Армиядә хезмәт итүчеләрнең барысы да һөнәриләр һәм Ватанны саклаучылар дип санала. Дөньяви дәрәҗәдәге белгеч Һәр хәрби хезмәткәрнең социаль статусы мөһим роль уйный. Бу уңайдан соңгы реформалар офицерлар һәм солдатларның проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән. Армиягә барганда кеше илебезнең, якыннарының һәм дусларының иминлеген саклаячагы турында уйларга бурычлы. Моны аңлау дәүләтнең ныклыгын тәэмин итүдә зур роль уйный. Хәзерге көндә рәсәй хәрби хезмәткәрләренең һөнәрилеген күтәрүгә, аларны дөньяви дәрәҗәдәге белгечләр итүгә күп көч куела. Социаль якланган һәм тотрыклы киләчәк Хәрби хезмәткә җәлеп итүче төп сәбәпләрнең берсе – торак. Хәзерге заманда бик азларның гына тораклары бар һәм кредит түләселәре юк. Хезмәт иткәннән соң биш елдан хәрби хезмәткәр контракт буенча Россия Федерациясенең теләсә-нинди регионында торак займын кулланып фатир ала ала. Хәрби хезмәткәр үзе түгел, ә Оборона Министрлыгы банк кредитын каплый. Торак һәм хезмәт хакы Хезмәт барышында контрактчыга эштән торак бирелә яисә аренданың материаль бәясе түләнә. Моннан тыш, «гражданкада» югары хезмәт хакы булган эш табуы авыр. Хәрби Көчләрдә контрактчы бүгенге көндә уртача 18 дән 50 мең сумга кадәр хезмәт хакы ала, плүс төрле маддәләр буенча түләүләр (дәрәҗә, стаж, вазифа һәм башкалар). Нәтиҗәдә, хәрби хезмәткәрнең контракт буенча 30 мең сумга якын хезмәт хакы булачак, ә «ташламалы районнарда» 70 меңгә кадәр. Ел саен хезмәт хакы арта. Мондый карьераның тагын бер уңай ягы – отпуск, больничныйлар, стаж. Тотрыклыкны табуы катлаулы Әлеге һөнәрне сайлаучылар ашыгыч чакырулар, сафка тезелүләр, озак вакытлы командировкалар, бәйрәм көннәрендә эшләү (аның өчен отгул бирелә) турында хәбәрдар. Хәрби хезмәт карьерасын сайлаучылар бу турыда беләләр. Тискәре якларны бар урында да табарга мөмкин, тотрыклыкны – катлаулырак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International