«Волга» М7-Бәзәкә автоюлының сигезенче чакрымында Тихоново янында җитди юл һәлакәте була. Түбән Камадан 25 яшьлек автоледи (транспорт йөртү стажы өч ел), иномаркада барганда һава торышы һәм юл шартларын исәпкә алмый. Юл йөрү кагыйдәсен бозып каршы як полосага чыга һәм менделеевск фирмасына караган безнең илнең «Лада» җиңел машинасы белән бәрелешә. 45 яшьлек шоферның авариясез йөрү стажы 20 ел була. Ике транспорт йөртүче дә һәм «Лада» пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алалар. Иномарканың 25 яшьлек пассажиры, алынган яралардан дүртенче тәүлектә БСМП реанимациясендә дөнья куя. Полиция майоры Игорь Башаров җитәкчелегендәге Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре сүзләренә караганда, юл йөрү кагыйдәсен бозучыларга – штраф яисә правосын алдыру турында түгел, ә аның нәтиҗәсе турында уйларга кирәк иде. Яшь кешегә әле яшәргә дә яшәргә иде, ә аның якыннарына ничек авыр. Юл һәлакәтендә гаепләнүчегә бу авыр йөк белән яшәү нинди кыен булачак!? Шуның өчен руль артына утырганда транспорт хуҗасына аны ничек итеп ДАИ хезмәткәре түгел, ә юлның җәзага тартуы турында уйларга кирәк.