30 гыйнвар көнне Татар Тәкәше авыл клубында чигү,чалыштырып, ягъни “крестиклап” чигүне өйрәнү дәресе үтте. “Тарихыбызга кагылышлы бер генә әйберне, бер генә бизәкне дә онытырга һәм югалтырга хакыбыз юк безнең. Болар – безнең әби-бабаларыбызның үзләреннән соң килгән буыннарга, безгә генә түгел, балаларыбызга һәм балаларыбызның балаларына да мирас итеп калдырган байлыгы. Әгәр боларның берәрсен хәтердән җуйсак, моның өчен безне йөз, мең елдан соң да гафу итмәячәкләр”.
.jpg)