Сталинград –үлемсез шәһәр

2019 елның 1 феврале, җомга

1943 елның 2 февралендә Бөек Ватан сугышының иң мөһим көрәшләренең берсе – Сталинград сугышының соңгы залплары яңгырады. Укучыларны сугышының тарихи вакыйгалары белән таныштыру, Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыгын күрсәтү, үз илеңнең үткәненә һәм хәзергесенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан Камай авылы мәктәбендә “Сталинград–үлемсез шәһәр” исемле хәтер дәресе уздырылды.

Китапханәче Галимуллина Г. балаларга Сталинград сугышы турында мәгълүмат бирде һәм документаль фильм тәкъдим итте. Әлеге вакыйга ил язмышын хәл иткән иң канкойгыч сугыш булган. Ил тынычлыгы, дөнья иминлеге, якты киләчәк өчен көрәшүчеләр хакында онытмау – безнең бурычыбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International