2 нче февраль көнне Турай мәдәният йортында төрле елларда мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашу кичәсе узды. Алар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты. Бу көн классташлар очрашуы гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең яшь буынга үзләренең киңәшләрен бирү белән дә әһәмиятле. Очрашу кичәсен мәктәпне тәмамлаган һәрбер укучы зур түземсезлек белән көтеп алды. Бу көнне алар үзләренең яраткан, аларга ныклы белем биргән укытучыларына зур рәхмәтләрен җиткерделәр, күп еллар күрешмәгән сыйныфташлары белән күрештеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)