1 нче февраль көнне Песәй авылы мәдәният йортында "Студентлар белән очрашу" кичәсе уздырылды. Башта студентлар көненә багышланган видеоязмалар тәкъдим ителде. Аннары сүз аларның үзләренә бирелде. Һәркайсы үзләре укый торган уку йорты турында мәгълүмат бирделәр, укудан тыш вакыттагы шогыльләре,студент тормышының күңелле мизгелләре хакында сөйләделәр. Тамашачылар үзләрен кызыксындырган сорауларны юлладылар, югары сыйныф укучылары күп сорауларга тулы җавап алуга ирештеләр. Очрашуның икенче өлеше төрле уеннар, конкурслар белән дәвам итте. Студентлар үзләренең тапкыр да, акыллы да, өлгер дә икәнлекләрен күрсәтә алдылар. Ә Йолдыз Хасанҗанов, Гөлнар Ситдикова бүләк иткән матур җырлар, чын мәгънәсендә, кичәгә матур аһәң өстәде. Очрашудан һәркем канәгать калды: укытучылар үзләре укыткан укучылар белән горурланды, студентлар кышкы сессияләрен уңышлы тәмамлауларына сөенеп, рәхәтләнеп ял иттеләр.

.jpg)

