Мин һәм минем һөнәрем

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

Сәйтәк авылы клубында  эшче һөнәрләр елы уңаеннан  «Мин һәм минем һөнәрем » дип исемләнгән  түгәрәк өстәл артында әңгәмә   узды.  Чарада   төрле яшьтәге яшьүсмерләр катнашты.  Авыл китапханәчесе Данилова Е.И.китап күргәзмәсе аша  катнашучыларның  һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен тулыландырды.  Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. кара-каршы әнгәмәдә һәрбер хезмәтнең мөһимлеген һәм төрле һөнәр ияләренә ихтирамлы булырга кирәклеген аңлатты. Чара барышында катнашучылар  «Барлык һөнәр ияләре дә мөһим» дигән әйтемне истә тотып,  үзләренең киләчәктә сайласы  һөнәрләре турында фикер  алыштылар . Чара күңелле  һәм файдалы  узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International