2 нче февраль көнне Сәйтәк авылы клубында Сәламәтлек көне узды. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г., бу көннең Сугыш даны көне булуын истә тотып, яшусмерләр белән батырлык турында әңгәмә уздырды. Һәрберсененең физик яктан чыныккан булып Ватанны сакларга әзер булырга тиешлекләрен искәреп китте. Алар өчен “Күңелле, ләкин җитди сынаулар” исемле ярышлар оештырылды . Чарада катнашучылар биеклеккә һәм ераклыкка сикерделәр. Таяк тартышу, кул көрәштерү кебек ярышларда бик теләп катнаштылар. Алар өчен әзерләнгән барлык сынауларны да зур тырышлык һәм җаваплылык белән үтәделәр. Сәламәтлек көненең җиңүчеләре дә билгеләнде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)