Туган як, туган җир, туган авыл...Һәркем өчен изге, газиз, кадерле ул. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас истәлекле урыннары, горурланырлык күренекле шәхесләре була. Туган төбәгебезнең һәр агачы, һәр сукмагы, һәр кешесе безгә таныш һәм якын. Шуңа күрә без аның тарихын яхшы белергә, табигатен сакларга, кешеләре белән горурланырга тиеш.
Авылыбызның бүгенгесенә килсәк, Татар Тәкәше зур түгел: 60 йорты бар, сиксәннән артык кеше яши. Безнең балалар үскән 1990 нчы елларда да башлангыч мәктәп гөрләп эшли иде, дип сөйләде Галиева Илсөяр апа. Һәр гаиләдә диярлек өчәр бала үсте. Алар барысы да үзебезнең мәктәптә укыды. Бишенчегә Бәзәкә урта мәктәбенә йөрделәр, дип искә алды.
Балачак елларын авылдан 8 чакрым арасы кышкы бурыннарда, яз-көз яңгырларда саз ерып йөргәннәрен авыр сулап искә төшереп утырды Каюмова Раилә апа.
Шул чакларны тагын хәтердә яңартып, авылдан җыйган иске фотосүрәтләрдән стена газетасы чыгардык.
.jpg)