Рус галиме батырлыгы баскычлары

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

2019 елда ике күренекле вакыйга билгеләп үтелә: бөек галим, җәмәгать эшлеклесе һәм патриот Д. И. Менделеевның тууына 185 ел һәм Менделеев таблицасына 150 ел. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбендә китапханәчесе Галимуллина Г. М. һәм химия укытучысы Ахунова В.М. белән берлектә “Рус галиме батырлыгы баскычлары” дигән мәгълүмат сәгате һәм “Менделеев таблицасы буйлап сәяхәт“ исемле викторина үткәрелде.

Укучыларга Д.И.Менделеевның тормышыннан кызыклы фактлар тәкъдим ителде. Аннан соң балалар командаларга бүленеп викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International