Мәшһүр галим - Д.И.Менделеев

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Татар китапханәсендә 7 мәктәпнең 1 сыйныф укучылары белән мәшһүр галим Д.И.Менделевның тууына 185 ел тулу уңаеннан танып белү сәгате үткәрелде.(Укытучылары: Әминова Г.Ф.)

Китапханәче Хафизова Г.Р. сөйләшүне туган як, туган шәһәребез турында әңгәмәдән башлады, балаларны тарихи сәхифәләр, китаплар белән таныштырды. Шәһәребезнең химия заводлары белән дан тотуы, ә атамасы мәшһүр галим Д.И.Менделеев исеме белән бәйле булуы укучыларда кызыксыну уятты. Атаклы химикның Ушковлар төзеткән заводка килүе турында видеоязма карау, балаларгашул чорны күзалларга ярдәм итте. 7мәктәп укучыларының кечкенәдән туган як тарихыннан хәбәрдар булулары, әңгәмә барышында сорауларга дөрес җаваплары куандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International