Хезмәт дигән укытучы

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

2019 ел Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы дип игълан  ителде. Шул уңайдан 6 февраль көнне Бәзәкә китапханәчесе Ф.Башарова   мәктәптә урта һәм югары сыйныф укучылары өчен “Хезмәт дигән укытучы” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.

Тормышта һөнәрне дөрес сайлауның әһәмияте һәм нечкәлекләре, һөнәрләрнең төре, Worldskills хәрәкәте, 2019 елда башкалабыз Казанда эшче һөнәрләр буенча узачак Бөтендөнья чемпионаты турында сөйләү һәм таныштыру электрон презентация белән тулыландырылды. XXI-гасыр һөнәрләре белән таныштыру укучыларда зур кызыксыну уятты. Дәрес ахырында китапханәче хезмәт сөйгән,  эшне күңелен биреп  һәм  югары сыйфатлы итеп башкарган  кешенең  хезмәт базарында беркайчан да эшсез калмаячагын тагын бер кат искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International