Нина Павлованың серле дөньясы

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

8 февраль көнне Камай авылы  китапханәсе «Нина Павлова китапларын укыйбыз» исемле III Төбәкара акцияга кушылды.

Кызганычка каршы, китапханә фондында бу язучының китаплары юк иде, шуңа күрә без китапны үзебез ясарга булдык. Хикәяләр һәм әкиятләр бастырып чыгардык, рәсемнәр буядык, соңыннан китап итеп төпләдек  . Соңыннан «Земляничка», «Помощница», «Чьи башмачки» хикәяләре укылды. Әсәрне кычкырып уку фикер алышу белән үрелеп барды. Н. М. Павлованың хикәяләре балаларны әйләнә-тирә дөньяга игътибар белән карарга, туган табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International