8 февраль көнне - бөек химик Д.И.Менделеевның туган көнендә, Бәзәкә урта мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә “Бөек химик Д.И.Менделеев” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырылды.
Китапханәче укучыларны Д.Менделеевның тормыш юлы һәм аның турындагы кызыклы фактлар белән таныштырды, бөек химикның химия заводы хуҗасы П.К.Ушковбелән дуслыгы һәм хезмәттәшлеге, безнең Менделеевск шәһәре белән бәйләнеше турында сөйләде. Аннары укучылар урта мәктәпнең химия укытучысы Н.М.Искакова җитәкчелегендә химик реакцияләр ясап күрсәттеләр. Сәгать бик файдалы һәм кызыклы үтте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)