8 нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсе бөек галим Д. И. Менделеевның тууына 185 ел тулу уңаеннан "Россия фәненең горурлыгы" дип аталган танып-белү сәгате үткәрде.
Китапханәче Д.И. Менделеевның тормышы, фәннең төрле өлкәләрендә эшләп зур хезмәт куйган күпкырлы галим булуы турында сөйләде, аның тормышы безнең район белән бәйле булуы, ягъни бертуган Ушковларның Кокшан һәм Бондюг химия заводларында эшләве, төтенсез дары җитештерү буенча тәҗрибәләр үткәрүе, Ушковлар белән хезмәттәшлек итүе турында асссызыклап әйтелде. Соңыннан сөйләгәннәргә йомгак ясап, галимнең тормышы һәм химия фәне буенча викторина сорауларына җаваплар таптылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)