“Сәламәт буын – Россия байлыгы “ сәламәтлек дәресе

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

8 февраль көнне Монаш авылы китапханәчесе Байтуганова Т. В. башлангыч сыйныф укучылары өчен “Сәламәт буын-Россия байлыгы”дигән сәламәтлек дәресе үткәрде.

Китапханәче балаларга сәламәт яшәү рәвеше: шәхси гигиена, дөрес туклану, физкультура һәм спорт, зарарлы гадәтләрдән баш тарту турында сөйләде. Аннан соң балалар сәламәтлек турында мәкальләр, әйтемнәр искә төшерделәр, табышмакларга җавап бирделәр, «файдалы продуктлар» һәм башка «зарарлы продуктлар»кәрҗиненә җыелган уенда катнаштылар.  Сәламәтлек дәресе “Әгәр дә сәламәт буласың килсә» дигән презентация карау һәм күргәзмәдән китаплар күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International