Урман әкиятчесе

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

11 февраль көнне балалар язучысы В.Бианкиның тууына 125 ел тулды һәм Бәзәкә балалар бакчасында авыл китапханәчесе Ф.Башарова үткәргән әкиятле сәгать аның иҗатына багышланган иде.

Бу сәгатьтә китапханәче балаларга В.Бианкиның “Чей нос лучше” һәм “Тычкан баласы Чи-чи” дигән хайваннар һәм кошлар турындагы әсәрләрен укыды. Әкият геройларына ияреп нәниләр маҗаралар дөньясына чумдылар, табигать күренешләре белән таныштылар. Соңыннан бергәләп В.Бианки әкияте буенча төшерелгән мульфильм карадылар һәм үткәрелгән дәрескә йомгак ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International