Татар Тәкәше авыл клубында “СПИДсыз киләчәк” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Чара СПИД турында таныштыру әңгәмәсеннән башланып китте. “Сак булыгыз – СПИД!” видеоролигын һәм презентациясен караганнан соң, апалар белән “Сезнең фикерегез буенча, дөньяны “21 гасыр чумасы”ннан коткару өчен нәрсә эшләргә кирәк?” темасына әңгәмә кордык. Клуб мөдире Мусина А. әлеге авыруның килеп чыгу тарихы, билгеләре, профилактика чаралары турында сөйләде. Чара ахырында без СПИДка каршы көрәш символы – кызыл тасма белән таныштык.
.jpg)
.jpg)