Милли ризыкларыбыз – чәкчәк, гөбәдия, итле бәлеш элек бәйрәм өстәлләренә генә әзерләнгән. Бүген бу ризыклар көндәлек рационда ук булмаса да, алар белән бик еш сыйланабыз. Әлеге ризыкларны әзерләүдә һәр хуҗабикәнең үз серләре бар. Татар тәкәше авылының гөбәдия пешерү остасы Илсөяр Галиева дусларын өенә чакырып остаханә уздырды. Илсөяр апа камыр әзерләгән арада гөбәдия пешерү тарихын сөйләп үтте. Шушы ризык белән яшь кызлар үзенең булачак тормыш иптәшен каршы алган. Кызлар гөбәдияне күп катлы итеп пешергән - ничә катлы булса, егет шулкадәр кыз йортында кунак була алган”, дип аңлатты.
.jpg)
.jpg)