10 февраль көнне Иске Гришкин мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә Әфган чикләреннән соңгы совет сугышчысы чыгарылуга 30 ел тулуга багышланган “Әфган -йөрәк ярам” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәгә Иске Гришкин авылы җирлегендә туып үскән, Әфган сугышы ветераннары чакырылды. Балалар аларны чәчәкләр белән каршы алдылар һәм сугыш темасына үзләре ясаган рәсемнәрен бүләк иттеләр. “Афганская война в судьбе наших земляков” презентациясе аша Әфганстан җирендә хәрби бурычларын үтәп исән-имин туган йортларына әйләнеп кайткан 8 батыр егетебезнең сугышта үткән юлы белән таныштылар. Бу сугышта 15 меңләп батыр егетебезнең чәчәктәй гомере өзелде. Аларны хөрмәтләп бер минутлык тынлык белән искә алдык. Ветеран егетләребез безне кызыксындырган барлык сорауларга да эчтәлекле җаваплар бирделәр, хатирә- истәлекләре белән уртаклаштылар. Ветеран әнисе Фархутдинова Анна Семеновна “Балаларга фатиха” дигән җыры аша үзенең изге теләкләрен җиткерде. Кичә ахырында балалар күмәк бию бүләк иттеләр.


