Ил һәр солдатны хәтерли

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

11 февраль көнне Илнәт мәктәбе укучылары өчен "Ил һәр солдатны хәтерли" дигән батырлык дәресе үткәрелде.

Китапханәче Татьяна Семякова укучыларга совет гаскәрләрен Әфганстан территориясенә кертү сәбәпләрен, 18-20 яшьлек солдатларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында сөйләде, "Әфган сугышы 1979-1989 елларда"дигән видеоязма күрсәтте. Чара ахырында чәчәкләр салынды һәм дөньяның төрле илләрендә интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International